Паркта пирслар, яктыртылган юллар, ял итү өчен эскәмияләр һәм павильон-каһвәханә барлыкка киләчәк
Фото: Денис Гордийко
Исегезгә төшерәбез, әлеге чагыштырмача зур булмаган мәйданда оялар саны 75 кә кадәр җитәргә мөмкин, бу зур шәһәр өчен сирәк күренеш. Биредә күл акчарлакларыннан тыш, кыр үрдәкләре һәм диңгез акчарлаклары яши, ә кошларның көзге һәм язгы миграциясе чорында төрләр исемлеге киңәя.
«Быел уңай һава шартлары урнашу нәтиҗәсендә акчарлакларның оя кору вакыты гадәттәгедән бераз иртәрәк башланды. Әмма үрчү чоры тәмамланганчы, ягъни, ким дигәндә, июль уртасына кадәр, кошларны борчырга ярамый. Шунысы яхшы: төзелеш эшләренең күбесе, аеруча шау-шу белән бәйлеләре, аларның оя кору, балалар чыгару чорына туры килми. Сулыкның һәм аның яр буе зонасының зәгыйфь экосистемасына зыян китермәс өчен, барлык төзекләндерү эшләрен алга таба да мөмкин кадәр сак башкару мөһим», – ди ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Дмитрий Иванов.
Эшләрнең беренче чираты кысаларында мәйданы 5,5 мең кв.м булган территория чистартылачак. Җәяүлеләр сукмакларына – брусчатка, ә күзәтү мәйданчыкларына агач түшәмә җәеләчәк.
Су-сазлык комплексында күзәтү мәйданчыклары барлыкка киләчәк: берсе – павильоннан ерак түгел, икенчесе – автоүзәк каршында. Алардан кошларны, су күселәрен, кондызларны күзәтергә, үсемлекләргә сокланырга мөмкин булачак.
Паркта навигация территория үзенчәлекләрен исәпкә алып планлаштырылган: юллар диагональ буенча түгел, ә яшел зона периметры буйлап узачак.
Зур һәм Кече Акчарлак күлләре арасында каһвәханә һәм бәдрәф өчен мәйданы 108 кв.м булган павильон урнаштырылачак.
Территорияне авария хәлендәге агач-куаклардан һәм чүп үләннәреннән генә арындыру планлаштырыла. Эшләр булган үсемлекләрне, аерым алганда, әлеге территория ландшафтының табигый үзенчәлеге саналган күпсанлы кыргый сырганак куакларын саклап калу өчен мөмкин кадәр сак башкарылачак.
Барлык җәяүлеләр юллары яктыртылачак. Әлеге эшләр вакытында табигый зонаның үзгә атмосферасын саклап калу максат итеп куелган. Шуны истә тотып, кояш нурларын кабатлаучы йомшак яктылыкны 3000К лампалар тәэмин итәчәк.
Төзекләндерелә торган зонада кече архитектура формалары: эскәмияләр, өстәл, урналар, мәгълүмат стендлары, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы өчен түбәле корылма урнаштырылачак.
Янәшәдә генә патриарх Тихон чиркәве территориясе урнашкан, хәзерге вакытта ике арадагы юл ябык. Гыйбадәтханә җитәкчелеге белән территорияне паркның җәяүлеләр каркасына кертү мәсьәләсе карала.
Биредә төзекләндерү эшләре 2025 елда дәвам итәчәк. «Лента» сәүдә үзәге каршында Адоратский урамына чыгу юлы белән уңайлы җәяүлеләр зонасы булдыру, Академик Лаврентьев урамындагы сәүдә зонасын үзгәртеп кору, Академик Лаврентьев урамыннан Маршал Чуйков урамына кадәр Зур һәм Кече Акчарлак күлләре арасында җәяүлеләр юлы салу планлаштырыла. Зур Акчарлак күлен төзекләндерү өчен шәһәр халкы үзе тавыш бирде – ул сораштыруда катнашкан 24 объект арасында лидер булды.
Исегезгә төшерәбез, күршедәге Кече Акчарлак күле 2021-2022 елларда төзекләндерелде. Аның мәйданы 2,6 гектарны тәшкил итә. Территориядә янәшәдәге хастаханә пациентларын реабилитацияләү һәм сәламәтләндерү өчен функциональ зоналар урнашкан: физик йөкләнеш, арт-терапия, аэроионотерапия, фитотерапия мәйданчыклары һәм җәмәгать бакчасы. Мондый функционал белән иҗтимагый киңлекләр булдыру – Россия өчен уникаль практика. Узган елның декабрендә «Кече Акчарлак күле» паркы шәһәр инновацияләре өлкәсендә Гуанчжоу халыкара премиясе жюриеның мактау медаленә лаек булды һәм ачык тавыш бирүдә өченче урынны алды.