В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аның ярдәмендә чыгыш ясау өчен гариза бирергә мөмкин булачак.
Фото: Мәдәният идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Бүген Казанның Константин Васильев исемендәге музейда урам артистларын цифрлы платформа белән таныштырдылар, алар аның ярдәмендә чыгыш ясау өчен гариза бирә алачак. Сервисны сынау буенча эш төркеменә Бауман урамында чыгыш ясаучы 10 артист кергән.
Платформада гариза калдырганнан соң, артистның электрон почтасына чыгыш ясауга уңышлы язылуны раслаучы хат килә.
Эш төркеме сервисны ике атна дәвамында сынаячак, дип хәбәр иттеләр мәдәният идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, цифрлы платформа Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе тарафыннан бер ай дәвамында Мәдәният идарәсе белән берлектә эшләнде. Урам музыкантлары, рәссамнары, артистлары һәм аниматорларның эшчәнлеген координацияләү тәртибен быел август аенда расладылар. Шәһәрдә чыгыш ясау өчен 35 мәйданчык билгеләнде, алар эшчәнлек төре, мөмкин булган шау-шу дәрәҗәсе, урам чыгышларында катнашучылар саны буенча бүленде. Чыгышларның озынлыгы 3 сәгатьтән артмый.
Моннан тыш, 2022 елның җәендә Бауман урамында урам мәдәнияте фестивален үткәрү планлаштырыла. Шәһәрлеләрне әлеге вакыйга өчен исем сайлауда ярдәм итәргә чакыралар, тәкъдимнәрне kultura.kazan@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.