Якын арада махсус контейнерлар шәһәрнең башка нокталарында да барлыкка киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Казанда кулланылган кечкенә батареяларны кабул итүнең 5 пункты эшли башлады.
Искәртергә кирәк, пилот проекты узган елның ноябрь аенда старт алган иде. Ике ай эчендә 5 тоннадан артык кулланылган кечкенә батареялар җыелды. Анализ уздырылды: батареяларны актив рәвештә тапшырмаган урыннардан контейнерлар алыначак. Актив районнарда зуррак күләмле яңа контейнерлар куелачак.
Контейнерлар түбәндәге урыннарда урнашкан: ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы холлында (Павлюхин ур, 75), “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексында (Ибраһимов пр-ты, 56), “Южный” сәүдә-күңел ачу комплексында (Җиңү пр-ты, 91), “Бәхетле” супермаркетында (Павлюхин ур., 57). Тагын бер пункт ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында урнашкан.
Якын арада контейнерлар “Горки Парк” сәүдә үзәгендә (Р.Зорге, 11б), “Проспект” сәүдә үзәгендә (Җиңү пр-ты, 50а), “Франт” сәүдә-күңел ачу комплексында (Фучик ур., 90), “Леруа Мерлен” кибетендә (Оренбург тракты, 174) һәм “Selgros Cash&Carry” гипермаркетында (Мамадыш тракты, 32)барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары матбугат хезмәте.
Билгеләп үтәргә кирәк, токның кулланылган химик чыганаклары 1 класс куркынычы булган көнкүреш калдыкларына керә. Алар составында аккургаш, терекөмеш, цинк, магний, никель, кадмий, кургаш бар. Бер кечкенә батарея 10-15 кв.метр җирне яисә 400 литр суны агуларга мөмкин.