Проектны эшләү барышы турында мэр Илсур Метшинга Шәһәрне үстерү институты директоры Алексей Горбунов җиткерде
ТР башкаласында Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча 2500 урынга исәпләнгән мәктәп проекты эшләнә. Мәктәп соңгы дөнья стандартлары һәм заманча белем бирү тенденцияләре буенча проектлана, анда иҗат өчен өстәмә аудиторияләр, төрле түгәрәкләр планлаштырылган. Хәзер белгечләр бина эчендә киңлекне оештыру вариантларын өйрәнәләр һәм шәһәр инфраструктурасына кертү өчен мондый төр мәктәпләрне урнаштыру мәсьәләсен тикшерәләр. ТР башкаласында иң зур сыйдырышлы гомуми белем бирү учреждениесен проектлау турында мэр Илсур Метшинга узган ел нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнар турында хисап барышында Казанны үстерү институты директоры Алексей Горбунов сөйләде.
Фото: Денис Гордийко
Проект буенча башлангыч һәм югары сыйныф укучылары бинаның төрле корпусларында укыячак. Беренче катта башлангыч һәм урта звено укучылары өчен кабинетлар, 5-9 нчы сыйныфлар өчен технокабинет, бассейн, ашханә, спорт залы һәм администрация зонасы урнаштыру планлаштырыла. Икенче катта икенче һәм уртанчы сыйныф укучылары өчен кабинетлар, китапханә, тагын бер ашханә, бассейн һәм спорт залы җиһазландырылачак. Өченче кат 3-9 нчы сыйныф укучылары өчен проектлана, башлангыч сыйныф укучылары өчен аерым блок бүлеп биреләчәк. Шул ук катта актлар залы һәм тагын бер спорт залы урнаштырылачак. Соңгы, дүртенче кат, югары сыйныф укучылары өчен булачак.
Проект белән танышкач, мэр игътибарны зур мәктәпләрнең кирәклегенә юнәлтте, шул ук вакытта проектта балалар өчен дуслык һәм үсеш киңлеге булдыру өчен иң алдынгы тәҗрибәләрне җыю бурычын куйды.
«Шәһәрдә бәби-бум дәвам итә, узган ел 19 мең 314 бала туган – бу алдагы ел белән чагыштырганда 610 балага күбрәк. Ә 2026 елда Казанда 200 меңнән артык укучы парта артына утырачак. Без әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында лидер булып калабыз. Балалар көннең күп өлешен мәктәптә үткәрәләр. Безгә үсеш һәм яхшы белем алу өчен барлык шартлары булган зур заманча мәктәпләр кирәк. Әлеге мәсьәлә буенча илнең әйдәп баручы архитекторлары белән фикер алыштык, аларның тәкъдимнәрен алдык һәм бүген киләчәк мәктәбенең иң яхшы проектын үзебездә булдыру өчен бөтен мөмкинлекләребез бар», – диде Илсур Метшин.
2023 елда Казанда мәктәпләр төзү буенча шәһәр рекорды куелды. 1 нче сентябрьгә ТР башкаласында алты мең укучыга исәпләнгән дүрт яңа уку йорты үз ишекләрен ачты. Мәктәпләр Совет (М.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия корпусы), Яңа Савин (107 нче гимназия), Киров (182 нче политехник лицей корпусы) һәм Идел буе (186 нчы лицей корпусы) районнарында барлыкка килде. Хәзер ТР башкаласында 170 муниципаль мәктәп эшли, аларда 164 меңгә якын бала укый.
Соңгы 10 елда Казанда барлыгы 25 мәктәп төзелде. Якындагы елларда шәһәрдә яңа гомуми белем бирү учреждениеләре өчен 63 участок резервланган. Файдалануга тапшырыла торган социаль объектлар саны буенча ТР башкаласы, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, миллион халыклы шәһәрләр арасында лидер булып тора.
2500 урынга исәпләнгән гигант-мәктәп эксперимент буларак беренче тапкыр Мәскәүдә төзелә. Учреждение 40 мең кв.м артык мәйданны биләп тора. Бина Европа кампус системасы буенча проектланган. Мәскәү проектын хәзер бөтен ил буенча, шул исәптән Казанда да өйрәнәләр. 2860 кешегә исәпләнгән иң зур Россия мәктәбе Воронежда урнашкан.
Камилә Вилданова