Эшләр инде җиде объектта башкарылган.
Фото: Денис Гордийко
Хәзерге вакытта Киров бакчасында, «Крылья Советов» паркында, Горки-Әмәт урманында, «Ак чәчәкләр» бульварында, «Истанбул» скверында, Горький паркында, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев мәдәният йорты каршындагы мәйданда яктырткычлар, насослар, контроллерлар, күчерелмә блоклар һәм фонтаннарның башка элементлары ремонтланган.
Тагын ике фонтанны торгызырга кирәк. Петров паркында касәнең төбен һәм эчке стеналарын гидроизоляцияләячәкләр, гранит плитәләрдән тышлык ясыйлар һәм керамогранит белән тышлыйлар, модуль фонтан урнаштыралар. Зорге урамындагы Дан скверында тышлык һәм гранит плитәләр яңартылачак, яктырткычлар монтажланачак, яңа механизмнар урнаштырылачак.
Ремонт эшләрен тәмамлау өчен көндезге һәм төнге вакытта тотрыклы плюс температура кирәк, дип җиткерәләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.