В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җылылык социаль өлкәнең 165 объектына бирелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Казанда ягу сезоны вакытыннан алда старт алды – һава температурасы төшкәнгә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм баш ка социаль учреждениеләргә җылылык җибәрелде.
Ягулык социаль өлкәнең 165 объектына бирелде: 103 балалар бакчасына, 36 мәктәпкә, тагын 7 мәгариф объектына, 17 сәламәтлек саклау учреждениесенә.
Искәртергә кирәк, җылылыкны уртача һава температурасының +8 градус дәвамында биш тәүлек саклангач кына җирергә киңәш ителә. Ләкин температураның даими төшә баруын исәпкә алып, социаль өлкә учреждениеләренә җылылык бирергә карар кабул ителде.