Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.07.2024, 17:00

Казанда Зур Акчарлак күле территориясен төзекләндерә башладылар

Беренче этапта эшчеләр инженер челтәрләрен әзерләячәк һәм пирслар төзекләндерү өчен участокны чистартачак

Татарстан башкаласында эшчеләр Зур Акчарлак күле территориясен төзекләндерү эшенә керештеләр. Беренче чаралар сулыктан ерак, кофеханәле һәм җәмәгать бәдрәфләре булган павильон урнашкан урында җәелде. Параллель рәвештә инженер челтәрләрен әзерләү һәм пирслар төзекләндерү өчен яр буе территориясен чистарту эшләре бара.

Табигатьнең уникаль территориясендә акчарлаклар, кряква, крачка һәм башка кошлар төркеме һәм су фаунасының башка төрләре тереклек итә. Экологлар киңәше буенча, эшчеләр кошларның оя кору вакыты беткәнен көттеләр, аннан соң гына күл янына якын килә башладылар.

ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларынннан файдалану проблемалары институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Дмитрий Иванов билгеләвенчә, быел яз гадәттәгедән иртәрәк килде, шуңа күрә июнь ахырына акчарлаксыманнар һәм биредә тереклек итүче башка кошларның оялау периоды инде тәмамланды.

«Моннан чыгып, без, бу чараларның мөмкин кадәр йомшак булачагын исәпкә алып, күлнең яр буе линиясен төзекләндерүне башлау мөмкин, дип саныйбыз. Кошлар көзгә кадәр яшәү урыныннан китмиләр, төзелеш эшләре барышында моны да исәпкә алырга кирәк», – дип ачыклады спикер.

«Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләрен башлау, кошлар һәм сулык һәм яр буе зонасының башка тереклек ияләрен борчуны һәм аларга тискәре йогынты факторын киметә. Бу территориядә кеше һәм табигать арасындагы мөмкин булган низагны хәл итүнең максималь яраклы юлы шушы», – дип өстәде ул.

Тышкы төзекләндерү комитетында билгеләп үтүләренчә, планлаштырылган эшләр күлнең төп сулык мәйданына кагылмаячак һәм аның яр буе саклау зонасын бозмаячак. Көз көне казанлылар ял итү өчен яңа зоналы булып, үсемлекләр, кошлар, су күселәре һәм кондызларны аларның табигый мохитендә өйрәнә алачак.

Исегезгә төшерәбез, быел төзекләндерү эшләре 7 нче шәһәр хастаханәсеннән перинаталь үзәк буйлап, автосалон артындагы 2,1 гектарлы мәйданны биләячәк. Паркта пирслар, яктыртылган юллар, ял итү өчен эскәмияләр һәм кофеханә-павильон барлыкка киләчәк.

Барлык яңалыклар