Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.11.2025, 17:33

Казанда массакүләм шуу сезонына әзерлек башланды: стадионнарда шугалак ясау эше бара

Беренче шугалакны «Ракета» стадионында катырганнар – боз капламы өчен 3 мең кубометрдан артык су кирәк булган

Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы

Татарстан Республикасы башкаласында стадионнарны массакүләм шуу сезонына әзерли башладылар. Беренче шугалакны «Ракета» стадионында катырганнар – боз капламы өчен 3 мең кубометрдан артык су кирәк булган. Стадионда беренче массакүләм шуу 22 ноябрьдә башлана.

Шугалакны ясауның беренче этабында мәйдан кырының нигезен катыру өчен суыткыч җайланмалар куела. «Ракета» стадионы өчен һәрберсенең егәрлеге 1 гиваватт булган ике җайланма кирәк булган.

Мәйдан кырына салкын су агызганнан соң, стадион өслегеннән 3-4 сантимер калынлыкта боз катырыла. Тотрыклы боз катламы барлыкка килгәннән соң, мәйданга махсус техника – «Олимпия» боз комбайннары җәлеп ителгән. «Ракета» стадионында шундый ике машина эшләгән. Алар ярдәмендә боз капламын тигезләгәннәр, өстәмә су агызып, капламны тагы да калынайтканнар. Боз катыру өчен якынча 3-4 мең кубометр су кирәк, дип санала.

Физик тәрбия һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, шугалак пәнҗешәмбе көнне, 13 ноябрьдә әзер булачак. Бу көнне күнекмә дәресләр үткәрелә башлый: яңа бозга башта яшь хоккейчылар, аннары өлкән яшьтәге спортчылар чыгачак.

«Ракета» стадионында даими рәвештә массакүләм шуулар 22 ноябрьдән башлана.

Исегезгә төшерәбез, киләсе кыш айларында Казанда йөздән артык тимераякта шуу мәйданы: хоккей тартмалары, боз сарайлары һәм ачык шугалаклар эшләячәк. Хәзерге вакытта шәһәрдә массакүләм шуу өчен җиде мәйданчык ачылган, алар арасында «Триумф», «Ватан», «Алтын алка», «Баско», «Юдино», «Форвард» һәм «Зилант» спорт комплексларындагы боз ареналарын санарга була.

Барлык яңалыклар