Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2019, 16:33

Казанда гриппка каршы вакцинация башланды

Татарстанның медицина оешмаларына 300 меңгә якын балалар вакцинасы һәм өлкәннәр өчен 600 меңнән артык вакцина килгән инде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Россиядә гриппка каршы прививка кампаниясе башланды. Татарстанның медицина оешмаларына 300 меңгә якын балалар вакцинасы һәм өлкәннәр өчен 600 меңнән артык вакцина килгән инде. Бу сезонда республикада халыкның 50%-ка якынына – якынча 2 млн. кешегә гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе - ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, прививкалар ясау һәм авыруга каршы иммунитет формалаштыру өчен оптималь чор башланган. Бүген 6 мең яшь татарстанлы вакцина алган.

«Грипп иң авыр вирус чирләренең берсе булып тора, ул бик йогышлы һәм тиз тарала, шуңа күрә халыкның зур өлешен колачлап алырга мөмкин», - дип ассызыклады спикер. Ел саен сезонлы эпидемияләр чорында планетаның 10% халкы – 1 млрд. ка якын кеше грипп белән авырый, ә аның өзлегүләреннән меңләгән кеше үлә икән. ТР буенча баш дәүләт санитар табибы билгеләп үткәнчә, чирнең авыр һәм тиз тарала торган булуы катлаулылыклар китереп чыгара да инде, беренче чиратта – пневмония (грипптан үлем белән тәмамланган күпчелек очракларның сәбәбе).

Вакытында гриппка каршы вакцинация ясату аркасында 65 яшьтән яшьрәк булган сәламәт кешеләр арасында әлеге чир булмый кала диярлек һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында пневмония һәм башка өзлегүләр аркасында госпитализацияләү ихтималын 70%-ка диярлек киметә.

«Узган эпидсезонда республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының артуы югары булмады. Авыруның беренче очрагын без 7-нче гыйнварда ачыкладык, ә эпидемиологик күтәрелеш нибары 5 атна – 2019 елның 28-нче гыйнварыннан 3-нче мартына кадәр дәвам итте. Әлеге вакыт эчендә Татарстанда 139 мең кеше чирләгән – бу республика халкының 4%-тан да кимрәге дигән сүз», – дип сөйләде Марина Патяшина һәм статистикага халыкны вакциналаштыруның югары дәрәҗәдә булуы йогынты ясавын билгеләп үтте. Ул 48% тәшкил итте – бу 1 млн 800 мең кеше. Шул ук вакытта, спикер сүзләренә караганда, прививка ясаткан гражданнар арасында бер генә грипп очрагы да теркәлмәгән.

Балалар һәм өлкәннәр гриппны аеруча авыр кичерә. Риск төркеменә шулай ук хроник чирләр белән авыручылар, йөклеләр, студентлар, халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче гражданнар керә, дип билгеләп үтте М.Патяшина.

«Грипп вирусының югары үзгәрүе аркасында ел саен вакцинация үткәрү кирәк. Вакцинациядән соң иммунитет нибары 6-8 ай саклана. Шуңа күрә ел саен вакциналарның составы үзгәрә, аңа гриппның иң актуаль вируслары кертелә», – дип аңлатты Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе.

ТР буенча баш дәүләт санитар табибы вируслы авыруларны профилактикалау чаралары турында искә төшерде. Алар арасында кулларны сабын белән еш юу, авыру һәм ютәлләүче кешеләр белән аралашудан баш тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм С витамины югары булган азык-төлек куллану бар. Вирус инфекциясенең кечкенә билгеләре булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип киңәш итте Марина Патяшина.

Татарстан һәм аның башкаласы халкы вакцинопрофилактика мәсьәләләре буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала: (843) 238-52-11, 238-96-84.

Барлык яңалыклар