Беренче күләмле композицияләр Ершов, Декабристлар, Зорге һәм башка урамнарда барлыкка киләчәк
Фото: Денис Гордийко
Хәзерге вакытта эшләр Дан скверы ягыннан Р.Зорге урамында һәм Шуртыгин урамындагы Совет районы администрациясе каршында алып барыла. Татарстан урамында чәчәкле «Барс» пәйда булачак, тагын берничә фигура («Алиса», «Куян», «Чәчәк агачы») Тихомирнов урамында урнаштырылачак.
Петербург урамын – вазалар, ә Девятаев урамын «Тынычлык синең кулларда» фигурасы бизәячәк. Чәчәкле «Кешеләр» – Декабристлар урамында, ә «Ләкләкләр» Н.Ершов урамында барлыкка киләчәк.
Бу җәйдә Татарстан башкаласында 84 урам чәчәкләр белән бизәләчәк. Әлеге эшләр 15 мең кв.м мәйданда җәелдереләчәк. Иң зур чәчәк түтәлләре Казан циркы бинасы янында (1,2 мең кв.м) һәм Сибгат Хәким урамында урнашкан Спортның су төрләре сарае янында (1 мең кв.м) пәйда булачак.
Моннан тыш, чәчәк түтәлләрен Пушкин, Лобачевский, Николай Ершов, Сибгат Хәким урамнарында, Оренбург трактында, Универсиада проспектында һәм башка участокларда күрергә мөмкин. Ике меңнән артык чәчәк кашпосы төп магистральләр буйлап 27 участокта эленеп торачак.
68 чәчәк фигурасыннан торган тагын 22 күләмле композиция спорт объектлары янында һәм юл буйларында барлыкка киләчәк.