Эшләр ел ахырына кадәр тәмамланачак
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты
Карл Маркс һәм Жуковский урамнары киселешендә XVIII гасырның элеккеге гимназиясе бинасында ремонт-реставрация эшләре башланды. Реставрацияне 2024 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Эшләр барышында бинаның стеналары ныгытылачак һәм комплекслы гидросаклагыч ясалачак. Бинада гадәти тәрәзәләр һәм чорма тәрәзәләре алыштырылачак, түбә конструкциясе ныгытылачак, инженерлык челтәрләре ремонтланачак һәм торгызылачак, эчке отделка эшләре башкарылачак. Шулай ук тышкы һәм эчке баскычларны ремонтлау, янәшәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
«Федераль әһәмияттәге объект озак вакыт буш торды һәм ремонтланмады», – дип билгеләп үттеләр ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәтендә. Объектның нинди максатларда кулланылачагы һәм анда нәрсә булачагы әлегә билгеле түгел.
Бер катлы тарихи йорт – 1758 елгы Казан гимназиясе комплексы калдыклары. Бу бина 1774 ел вакыйгаларыннан соң – Казанда Емельян Пугачев белән сугышлар барышында гимназиянең барлык корылмалары янганнан соң торгызылган.