Эшләрне 2023 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). Казанда Назарбаев урамындагы Кабан күле аша автомобиль күперен реконструкцияләү башланды. Эшчеләр күпернең җәяүле өлешен сүтүгә һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен яңадан урнаштыруга керештеләр, шулай ук ясалма дамба булдыру өчен грунт китерелә.
Эшләрнең кирәклеге 2019 елда үткәрелгән тикшерүдән соң билгеле булды. Белгечләр объектның авария хәлендә булуын билгеләделәр һәм авыр йөк техникасы хәрәкәте өчен чикләүләр керттеләр.
Хәзерге вакытта күпердә 40 км/сәгать тизлек һәм автомобиль транспорты массасын 15 тоннага кадәр чикләү гамәлдә. Моннан тыш, төп эшләр чорында хәрәкәт полосалары этаплап ябылачак, шул ук вакытта һәрвакыт һәр якка икешәр полоса ачык булачак.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында билгеләп үтелгәнчә, төзелеш эшләре түбәнрәк урнашкан, яр буен тоташтыра торган җәяүлеләр күперенә кагылмаячак.
Төзекләндерүне 2023 елның ахырына тулысынча төгәлләргә планлаштыралар. Шуннан соң полосалар саны 6 дан 8 гә кадәр артачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 17 нче июньнән Татарстан башкаласында өч айга Назарбаев урамы буенча автомобиль транспорты һәм җәяүлеләр өчен хәрәкәт өлешчә чикләнде.