Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2019, 16:00

Казанда «Горизонтларны киңәйт» проектын гамәлгә ашыру башланды

Авыр холыклы яшүсмерләрне волонтерлык һәм һөнәри юнәлеш бирү аша иьтимагый файдалы эшкә җайлаштыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Казанда авыр тормыш хәлендә булган һәм закон белән каршылыкта торган яшүсмерләргә ярдәм итү һәм социальләштерү буенча «Горизонтларны киңәйт»проектын тормышка ашыру башланды. «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре патронажы астында ике ел дәвамында 150 бала иҗтимагый файдалы эшкә җайлашачак. Психологлар, педагоглар, остазлар һәм инструкторлар бу балаларны һөнәри юнәлеш бирү, иҗтимагый файдалы эш һәм волонтерлык аша социальләштерү һәм җайлаштыру белән шөгыльләнәчәк.

Проектның максатлы аудиториясе - хокук бозулар кылуга сәләтле һәм төрле төрләрдә профилактик исәптә торучы яшүсмерләр, җинаять һәм хокук бозган өчен хөкем ителгән, шулай ук закон белән каршылыклы балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләр. Бүгенге көндә 50 кешене үз эченә алачак беренче төркем формалаша, дип сөйләде «Ышаныч» комплекслы иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең яшьләр сәясәте буенча директоры Елена Овчинникова.

Тулаем алганда, проект балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге, шулай ук ТР буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе тарафыннан тәкъдим ителгән 150 баланы колачлаячак.

Проект кысаларында иҗтимагый-психологик консультацияләр, психокоррекцион эш, медиатив очрашулар, гуманитар-агарту тренинглары үткәрү планлаштырыла. Шулай ук балалар , хуҗасыз хайваннарны карап, хезмәт тәрбиясе алачак, ә һөнәри юнәлеш бирүгә бәйле алар эзләнү-коткару отрядларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын бүлегенә, «Оргсинтез» заводына, КФУның «Универ-ТВ» редакциясенә, «Рубин» футбол клубына һәм башка оешмаларга барачаклар, әлеге оешмалар авыр холыклы яшүсмерләргә тормыш юлын сайларга ярдәм итәчәк. Проект нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы башкарылган эшләр турында үз ролигын булдырачак, дип хәбәр итте Елена Овчинникова.

Исегезгә төшерәбез, 1-нче апрельдә Казанда старт алган «Горизонтларны киңәйт» проекты «Ышаныч» балалар һәм яшьләр өчен комплекслы иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге базасында грант акчасы хисабына тормышка ашырыла. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының инновацион иҗтимагый проектлары конкурсы кысаларында 1 млн 999 мең 762 сум күләмендә грант алынган.

Барлык яңалыклар