Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2020, 09:55

Казанда «Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясе башланды

Быел мохтаҗ балаларга бүләкләр контактсыз ысул белән китереләчәк, ләкин һәр баланы Кыш бабайның шәхси видео-котлавы көтә.

Казан башкарма комитеты «Игелекле Казан» проекты кысаларында тугызынчы тапкыр «Кыш Бабайга хат» шәһәр хәйрия акциясен үткәрә. Быел акция берничә йөз бала өчен үткәрелә: «Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар, «Доверие» социаль хезмәт күрсәтү үзәге патронажы астындагы балалар.

Акция кысаларында балалар Кыш Бабайга теләкләр язалар, ә теләгән һәркем аларны тормышка ашыра. Ел саен шундый теләкләр белән чыршыны Казан Башкарма комитеты бинасында урнаштыралар, һәм башкарма комитет хезмәткәрләренең актив катнашуы аркасында балалар теләгән Яңа ел бүләкләрен ала. Моннан тыш, акциянең партнеры «Альпари» хәйрия фонды 1-нче декабрьдән 15-нче декабрьгә кадәр «МЕГА» һәм «Тандем» сәүдә үзәкләрендә балалар хатлары белән чыршылар урнаштырды.

Быел, эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, бала теләге белән открытканы @pismo_dedushke_morozu Instagram-аккаунтында да сайларга мөмкин булачак. Акциядә катнашу өчен пост астында «Үтим» дип язарга һәм баланың хыялын тормышка ашырырга кирәк.

Бүләкне 27-нче декабрьгә кадәр Петербург урамы, 70 адресы буенча балалар һәм яшьләр эшләре комитетына тапшырырга кирәк. Бүләкләрне контактсыз ысул белән яшьләр оешмаларыннан волонтерлар тапшырачак. Әмма һәр баланы Кыш Бабайның шәхси видеокотлавы көтә.

Акцияне үткәрү чорында 1716 бала гомуми суммасы 4 млн сумнан артык бүләк алган.

Барлык яңалыклар