Җинаять шаһиты ышаныч телефоны аша мөрәҗәгать итә ала
Фото: Денис Гордийко
Әгәр кеше наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркопритоннар тоту белән бәйле җинаять шаһиты булса, ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтырата ала: +7(843)291-20-02. Шулай ук «02» яки «112» телефоннары да тәүлек әйләнәсе эшли.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Россиядә наркотиклар, психотроп матдәләр һәм наркотиклы үсемлекләр белән нинди дә булса гамәлләр кылу, шул исәптән аларны сатып алу, саклау, сату, җитештерү һ.б. тыелган.