В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Курсларны тыңлаучылар шәһәр фондларында һәм инклюзив үзәкләрдә практика узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Ике ай дәвамында курс тыңлаучылар ишарә теле, тьюторлык, больница клоунадасы һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүнең башка үзенчәлекләре турында беләчәкләр. Курслар тәмамланганнан соң волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм итә алачаклар.
Волонтерлар өчен мондый укыту курслары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшли белүче сәнгать, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә белгечләр җитмәү сәбәпле кирәк, дип сөйләде «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.
Волонтерларны сурдотәрҗемәчеләр, тьюторлар, хастаханә клоуннары һәм сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган кешеләр өйрәтәчәк. Татьяна Мерзлякова аңлатып узганча, волонтерларның уку этабында киләчәктә эшләячәк балаларның үзенчәлекләрен белүе мөһим.
Курсны теләге булган һәркем уза ала, +7(906)113-32-36 телефоны буенча алдан гариза калдырырга мөмкин. Төркемдә 20 волонтер укыячак, дәресләр 15 нче сентябрьдән башлана, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү буенча беренче 15 волонтер июнь азагында өч айлык укуны тәмамлады. Укучылар хәйрия фондларында практика уздылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән турыдан-туры эшләделәр. Булачак волонтерлар инклюзив «Перемена» ял итү үзәгендә, «Хыял» инвалидлар өчен ял итү үзәгендә, «Симург» психик мөмкинлекләре чикле балалар өчен инклюзив ял итү үзәгендә булдылар. Вильямс синдромлы балалар тәрбияләнә торган гаиләләр өчен оештырылган чарада катнашулары волонтерлар өчен үзенә күрә зачет эше булып торды. Алар Казанга Идел буеның төрле шәһәрләреннән килделәр.