В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иреклеләр катнашучыларны теркәячәк.
Фото: Денис Гордийко
Волонтерларның бурычларына 13 нче августның 19:00 сәгатеннән 14 нче августның 1:00 сәгатенә кадәр «Урам» экстрим-паркында катнашучыларны теркәү һәм координацияләү керәчәк. Гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.
Активистларга өйгә кадәр юл хакын түләячәкләр, туклану каралган һәм чараны оештыручылардан рәхмәт хатлары тапшырачаклар, дип хәбәр ителә «Казан командасы» Telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, «Төнге велофест»та катнашырга 2 меңгә якын кеше теләк белдергән. Гаризалар 13 нче августка кадәр кабул ителә. Экскурсия маршрутын, автобуслар хәрәкәте схемасын һәм ябык урамнар исемлеген KZN.RU порталы материалыннан белергә мөмкин.