Татарстан башкаласында «Игелекле автобус» проектын гамәлгә ашыру өчен волонтерлар командасын
җыялар . Иреклеләргә Яр Чаллыда экскурсиячеләргә булышырга туры киләчәк. Сәфәр 27 нче июльгә планлаштырылган.
«Игелекле Казан» Автоном коммерцияле булмаган оешма искәртүенчә, күп балалы гаиләләр һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалы ата-аналар балалары белән һәр ял саен сәяхәткә чыгалар. Экскурсиягә +7(843)558-74-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Моннан алдан ТР башкаласында яшәүчеләр Яшел Үзән районының Раифа бистәсендә, Ижауда һәм Йошкар-Олада булганнар иде. Шулай ук Түбән Новгородка, Зөягә, Болгарга һәм башка шәһәрләргә бару планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек үзенчәлекләре булган казанлылар өчен җәйге проектлар әзерләнде. Алар арасында – «Игелекле чәчәклекләр», лагерь сменалары, шәһәрнең инклюзив киңлекләрендә яшүсмерләрне эшкә урнаштыру. Тулырак мәгълүматны
сылтама буенча белергә мөмкин.