Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2019, 15:17

Казанда Кабан күле яр буен җәйгә әзерлиләр

Тропик үсемлекләр һава температурасы тәүлек буе җылы тора башлагач кайтарылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Казанда Кабан күле яр буенда җәйгә актив әзерлек бара - дендрологлар даими рәвештә агачлар, куаклар һәм уянып килә торган күпьеллык үләннәрне тукландыра, ә май ае азагында яр буена кышкы чорда теплицаларга күчерелеп торган үсемлекләрне кире кайтару планлаштырыла.

Кар төшүгә үк, ландшафт дизайнерлары узган ел утыртылган декоратив алмагач, шомырт, тал, өрәңге һәм юкә агачларының ботакларын формага китереп кистеләр. Исегезгә төшерәбез, яр буеның беренче чираттагы төзекләндерелүе вакытында 198 яңа агач һәм 6808 куак барлыкка килде. Үсемлекләрнең бер өлешен Кабан күленнән кышкы вакытка алып киттеләр һәм җәйге теплицаларда урнаштырдылар. Алар арасында - тропик эйхорния һәм су лилияләре. Җылылык яратучы үсемлекләрне җылы һава торышы тәүлек буена урнашкач һәм күлдә су җылыну белән, якынча май ахырында кире кайтару планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Исегезгә төшерәбез, яз җитү белән Казанның барлык паркларында һәм скверларында агач ботакларын санитар кисү эшләре башланды. Ә инде иртәгә үк Татарстан башкаласының паркларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү эшенә казанлылар үзләре дә кушыла ала – Татарстан башкаласында шәһәрне санитар чистарту айлыгы кысаларында оештырылган гомумшәһәр өмәсе узачак.

Барлык яңалыклар