Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.06.2024, 17:10

Казанда «Рәсәй эше» ярминкәсендә 7300 эш урыны тәкъдим итәчәкләр

Эш хакы 150 мең сумга кадәр булган вакансияләр тәкъдим ителәчәк

ТР башкаласында 28 нче июньдә узачак «Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты» эшкә урнашу Бөтенрәсәй ярминкәсендә якынча 7300 вакансия тәкъдим итәчәкләр. Шуларның 7100 е – Казан оешмаларыннан.

Ярминкәдә федераль оешмалар арасында ФКО «ГосНИИХП», Казан дары заводы, Казан төгәл машиналар төзү заводы катнашачак. Җирле оешмалардан «Завод Элекон» АҖ, «Промтех-Казань» АҖ, «Метроэлектротранс» МУО, «Водоканал» МУО, «Кварт» АҖ һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин сөйләвенчә, чараны оештыручылар якынча 500 кеше көтә. Аларга эш хакы 19 мең сумнан 150 мең сумга кадәр булган вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ярминкә Горький исемендәге паркта узачак. Халыкны 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр көтәчәкләр. Шәһәр халкы ихтыяҗ булган юнәлешләр белән таныша һәм эш бирүчеләр белән экспресс-әңгәмә үтә, шулай ук һөнәри компетенцияләрне ничек арттыру һәм башка һөнәр буенча ничек яңадан уку турында белә алачаклар.

Бөтенрәсәй эшкә урнашу ярминкәсе Рәсәй хөкүмәте карары белән үткәрелә. Беренче тапкыр әлеге чараны узган ел оештырдылар. Анда бөтен ил буйлап, 900 меңнән артык кеше катнашты. 123 мең эш эзләүче эшкә урнаштырылды.

Чара «Демография» милли проекты буенча оештырыла.

Барлык яңалыклар