Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2020, 11:13

Казанда «Матисс. Пикассо. Шагал...» күргәзмәсендә 125 сәнгать әсәрен алыштырачаклар

Иске экспозицияне 25-нче февральгә кадәр күрергә мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 25-27-нче февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Матисс. Пикассо. Шагал...» күргәзмәсендә ротация узачак, ул вакытта күргәзмә килүчеләр өчен ябык булачак. Экспозициянең өлешчә алышынуы вакытында 125 сәнгать әсәре алмаштырылачак, алар арасында – XX гасыр осталарының график эшләре.

Графика һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре аерым саклау һәм экспонацияләү шартларына мохтаҗ, хәтта залларның начар яктыртылышы да озак вакыт экспонацияләгәндә эшләргә зыян китерергә мөмкин – нәкъ менә шуңа күрә экспозицияне өлешчә алыштырырга кирәк. Күргәзмәгә килүчеләр XX гасыр осталарының график эшләрен 25-нче февральгә кадәр күрә алачак.

Ротация вакытында барлыгы 125 сәнгать әсәре алыштырылачак, алар арасында А.Матисс, М.Шагал, П. Пикассо, П.Синьяк, Ж.Руо, Э.Нольде, Г. Кольбе, А.Архипенко, Р.Дюфи график эшләре, декоратив-гамәли сәнгать предметлары бар. Өч зал – Көнбатыш Европа рәсемнәре залы, Анри Матисс залындагы рәсемнәр, «Рәссам китаплары» залы тулысынча диярлек яңартылачак. Экспозицияне мондый күләмле яңарту Казанда Эрмитаж җыелмасы күргәзмәсендә беренче тапкыр уздырыла.

«Матисс, Пикассо, Шагал. Эрмитаж җыелмасында 1910-1940 еллардагы Көнбатыш Европа сәнгате» күргәзмәсенә эшләү дәверендә 40 меңнән артык кеше килгән. Күргәзмә үз эшен 24-нче майда төгәлләячәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар