Хәзер анда тукталыш ясау һәм транспорт чараларын парковкага калдыру тыела
Фото: Денис Гордийко
Волгоград урамыннан алып Восстание урамына кадәрге участокта транспорт чараларының туктап торуын һәм озак вакытка калдыруны тыючы юл билгеләре урнаштырылган.
Шулай ук халык үтенече буенча 2 нче Ленинград һәм Подлужная урамнарында шундый ук билгеләр кую планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында.