В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар Казан-1 тимер юл вокзалына якынрак урнашачак.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Татарстан башкаласында Сәетгалиев урамында трамвай юлларын күчерү эшләре башланды – алар Казан-1 тимер юл вокзалына якынрак урнашачак. Пассажирларга уңайлы булсын өчен тукталышлар да күчереләчәк.
Хәзер участокка нигез әзерләү эшләре бара. Ремонт эшләре трамвай хәрәкәтенә йогынты ясамаячак. Аларны якынча 14-нче августка тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.