Үзәк җәяүлеләр урамында оригиналь музыкаль инструментлар белән урам йөрешенә теләге булган һәркем кушыла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 21-нче декабрьдә Бауман урамында узачак Яңа ел «Кыңгыраулар парады»нда катнашырга чакыралар. Шул ук көнне шәһәрнең үзәк җәяүлеләр урамында яңа ел иллюминациясе дә эшли башлаячак.
Бауман урамы буйлап йөреш «Родина» кинотеатры яныннан башлана һәм Тукай мәйданындагы «Сәгать» янәшәсендә тәмамлана, анда төп яктыртылган арка-панно урнаштырылган. Парадка кушылу өчен үзең белән кыңгырау, бубенец, бубен яки маракас алырга кирәк. Катнашучылар арасында иң оригиналь музыкаль инструмент һәм костюмга конкурс узачак.
Парадка тавышлы инвентарьсыз килүчеләргә кечкенә кыңгыраулар таратылачак, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Катнашучылар 15.00 сәгатьтә «Родина» кинотеатры янында җыела.