В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан
Фото: Денис Гордийко
Узган тәүлектә 63 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның бишесендә зыян күрүчеләр бар. Шулай ук 440 машина йөртүче һәм 109 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Автомобильчеләр куркынычсызлык каешын кулланмаган яки моны дөрес эшләмәгән, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган, шулай ук җәяүлеләргә хәрәкәт итүдә өстенлек бирмәгән. Исерек килеш руль артына утырган тугыз машина йөртүче тоткарланган, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе.