В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). Казанда юл хәрәкәтен оештыру схемасына үзгәрешләр кертелде – Мөштәри һәм Япеев урамнары участокларында 8 кешедән артык сыйдырышлы автобуслар туктый алачак. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Автобуслар Япеев урамында (Дзержинский урамыннан Карл Маркс урамына кадәрге участокта) һәм Мөштәри урамында (Горький урамыннан Карл Маркс урамына кадәрге участокта) туктый алачак.
Бу участокларда «Тукталыш тыелган» билгесе автобусларга тыю кагылмаячаклыгын белдерә торган өстәмә мәгълүмат билгесе белән тулыландырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Япеев урамында билге куелган инде, ә Мөштәри урамында ул якын көннәрдә барлыкка киләчәк. Яңа кагыйдәләр ике урам өчен дә гамәлдә инде.