В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 730,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 2 мең 292 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 320 юл хезмәте эшчесе һәм 406 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 91 катнаш юл машинасы, 69 "Бошунг, 7 кар төягеч, 99 щеткалы трактор, 16 грейдер, 45 фронталь төягеч, 19 "Барсик", 51 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 1509 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 267 тонна реагент һәм 1242 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 582 юл хезмәте эшчесе һәм 339 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 730,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.