В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йорт яны территорияләрен чистарту эшенә халык үзе дә кушыла
Денис Гордийко фотосы
Казанда көчле кар яву нәтиҗәләрен җайга салу эше дәвам итә. Стихиянең төп өлеше торак кварталларга туры килә: бүген шәһәр ишегалларында 200 берәмлектән артык махсус техника һәм 1316 урам җыештыручы эшли. Территорияләрне чистарту эшенә шәһәр халкы үзе дә актив кушылган.
Һава торышы менә инде икенче көн торакчыларны ныклыкка сыный. Йорт яны территорияләрен чистарту эшенә идарәче компанияләрнең 127 берәмлек махсус техникасы һәм, чит оешмалар белән төзелгән контракт нигезендә, тагын 80 машина җәлеп ителгән. Төп басым керү төркемнәрен, тротуарларны һәм ишегалларыннан чыгу юлларын чистартуга ясала.

«Кичә һәм бүген эш кайный. Урам җыештыручылар һәм техника бүген иртән иртүк үк ишегалларына чыкты. Булган барлык көчләр юлларны, керү төркемнәрен, тротуарларны, ишегалларыннан чыгу юлларын чистартуга юнәлтелгән», - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Вәзгыятьне һава торышының кинәт җылытып җибәрүе катлауландыра, көн җылы булганга, кар дым белән туена һәм шактый авырая. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, әлеге күренеш биеклектәге эшләрне дә арттырган: «Авыш түбә кыекларына җыелган кар өемнәре, чын мәгънәсендә, куркыныч тудыра, шуңа күрә түбәләрне чистарту бурычы куелды».

Кар чистарту эшенә бүген 1316 ишегалды җыештыручы җәлеп ителгән. «Без инде ишегалды җыештыручылар җитми дип чаң сукмыйбыз – кар явар алдыннан аларның саны шактый кимегән. Әмма булган көчләрне максималь файдаланабыз», - диде Искәндәр Гыйниятуллин. Мондый шартларда техниканың нәтиҗәле эшләве төп фактор булып тора. Тик аларның эшенә ишегалларына куеп калдырылган автомобильләр комачаулый – казанлыларның күбесе җәмәгать транспортына күчеп, үз машиналарын калдырып киткән.
«Иң мөһиме – идарәче компанияләргә халык белән хезмәттәшлекне җайга салып эшләргә кирәк. Бүген күпләр җәмәгать транспортына утырып эшкә китте, һәм машиналар ишегалларында калды. Бу куелган бурычны катлауландыра. Без тракторның яхшы эшләүче урам җыештыручыдан тагы да яхшырак, тизрәк һәм сыйфатлырак чистартачагын, зур территорияне колачлый аласын аңлыйбыз. Шуңа күрә техниканың эшләү мөмкинлегенә басым ясыйбыз», - дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин.

Кайбер күпфатирлы йортларда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләргә ярдәмгә чыга. Көрәкләр алып, шәһәр халкы машина кую урыннарын һәм подъездларга керү юлларын чистарта. Бу бер-берсенә янәшә урнашкан тар төзелеш объектлары тирәсенә эре габаритлы техника керә алмаган урыннарны шактый тиз җыештыру мөмкинлеге булдырган.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, узган тәүлектә Казанда айлык явым-төшем нормасының 35 проценты, гыйнвар башыннан 145 проценты яуган. Кичә урамнарны кардан чистарту эшенә 964 берәмлек махсус техника һәм 683 юл эшчесе җәлеп ителгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 18:00 сәгатьтән «Буран» планы гамәлгә кертелә.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.