В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектларны Журналистлар, Бигичев урамнарында һәм Яшь Көч белән Магистраль урамнары чатында урнаштырганнар
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында шәһәрнең өч юл участогында яңа светофорлар барлыкка килде. Аларны урнаштыру турындагы карар юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Казанның Транспорт комитеты.
Яңа светофорларны түбәндәге участокларда күрергә була:
Бигичев урамындагы 11 нче йорт янында;
Журналистлар урамындагы 100 нче йорт янында;
Яшь Көч һәм Магистраль урамнары чатында.
Комитет юл хәрәкәтендә катнашучы барлык затларны – машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне – светофор сигналларын һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, бу елны Казанда юл хәрәкәтенең автомат системасына тагын 14 светофор объектын тоташтырачаклар. Шул рәвешле, 2026 елга «акыллы» светофорлар саны 256 га кадәр артачак.