Акцияләр 13 нче һәм 14 нче апрельдә оештырыла.
Фото: Денис Гордийко
13 нче апрельдә тест-мобиль Горький паркында «Хезмәт резервлары» стадионы каршында эшләячәк, 14 нче апрельдә – Бауман урамындагы сәгать янында һәм Җиңү проспекты ягыннан Горки-Әмәт урманы парковкасында. Тестлар 15:00 дән 19:00 гә кадәр ясалачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм Президент грантлары фонды акчасына «Яңа гасыр» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.