Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2024, 10:47

Казанда «Метроэлектротранс» белгечләре трамвай юлларында 115 метр рельсны алыштырды

Эшчеләр юлларны кышка әзерли башлады

Октябрьдә «Метроэлектротранс» МУП җир өсте транспортының юл хуҗалыгы хезмәте хезмәткәрләре трамвай юлларында 115 метрдан артык озынлыктагы 49 рельс кисемтәсен алыштырганнар. Хезмәткәрләр рельсларның 59 ялганган урынын эретеп ябыштырганнар һәм 66 җыела торганын җыйганнар, шулай ук 88 электр тоташу урынын эретеп ябыштырганнар.

Трамвайларның йөрешен яхшырту, салмак итү өчен белгечләр дүрт әвернә (бер-берсенә аркылы куеп ныгытылган тимер) эреткәннәр, 1200 метрдан артык юлны күтәрткәннәр һәм тигезләп кагып чыкканнар.

Хәзерге вакытта кышкы чорга әзерлек бара. Предприятие хезмәткәрләре 123 температура компенсаторында план-кисәтү эшләре башкарган.

Авария бригадалары үзәк диспетчер һәм трамвай йөртүчеләренең гаризаларын карау һәм кисәтүләрен юк итү өстендә эшли, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан «Метроэлектротранс» МУП трамвай юлларында 500 тимер-бетон шпал урнаштырды һәм тагын меңнән артык искергән агач шпалны алыштырды.

Барлык яңалыклар