В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу су белән тәэмин итүне яхшырту эшләренә бәйле
Казанның Яңа Савин районындагы кайбер йортлары бер тәүлеккә сусыз калачак. Моның сәбәбе — су белән тәэмин итүне яхшырту.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, су бирү 22 майның 9:00 дан 23 майның 9:00 га кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатылачак:
Голубятников ур., 22, 24, 26, 26а, 28, 30, 30а;
Мусин ур., 69/1, 69/2, 71;
Маршал Чуйков ур., 17, 19, 21в, 23, 23а, 23А/1, 23в, 23г, 23д;
Сулы автоцистерналарны килүче гаризалар буенча +7(843)231-62-60 телефоны аша урнаштырачаклар.