В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Метроэлектротранс» хезмәткәрләре төнге вакытта эшлиләр.
Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). Казанда метро станцияләрендә һәм трамвай юлларында ремонт эшләре дәвам итә.
17 нче июнь төнендә «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре «Яшьлек» станциясендә «М» тибындагы өч ишекне ремонтладылар һәм «Авиатөзелеш» метро станциясенә төшү юлында 26 тактиль плитә урнаштырдылар. «Кәҗә бистәсе» һәм «Сукно бистәсе» станцияләре арасындагы тоннельдә юл хуҗалыгы хезмәте шаблон ярдәмендә рельсларны тикшерде.
Төнлә шәһәрнең трамвай юлларында да эшләр алып барылды: Халитов урамы юнәлешендә предприятие хезмәткәрләре 27 юл тягасы урнаштырдылар, ә Б.Шаһиди урамында эретеп ябыштыру, шлифовка, юлны турылау эшләре башкарылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.