В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Метроэлектротранс» хезмәткәрләре яктыртуны яхшыртуны дәвам итә.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
Узган ялларда энергия хуҗалыгы хезмәте «Авиатөзелеш» станциясе платформасында һәм икенче вестибюльдәге марш баскычында 11 яктырткычны алыштырды. Моннан тыш, төнлә юл хуҗалыгы хезмәте «Авиатөзелеш» станциясен санитар эшкәртү үткәрде: хезмәткәрләр төшү урыннарында тәрәзәләрне, тәрәзә төпләрен юды, платформада, вестибюльдә һәм инвалид пандуслары янында диварларны чистарттылар.
Трамвай юлларында эшләр тәүлек әйләнәсе дәвам итә. 4 нче июльгә каршы төндә предприятие белгечләре рельсларның кисәкләрен демонтажлаган, эретеп ябыштырган һәм шлифовкаланган, шулай ук Декабристлар урамыннан алып Академик Королев урамына кадәрге участокта юл шаблоны нормасына китерелгән юл тягаларын урнаштырган, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.