В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
7-нче майдан 13-нче майга кадәрге атнада 7453 чакыру кабул ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 7-нче майдан 13-нче майга кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7453 чакыру килгән, 1324 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5713 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 49 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 180 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 86 чакыру килгән.
1081 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 47 тапкыр чакыртылганнар, аларда 24 кеше хастаханәгә озатылган, берсе үлгән. Янгын очракларына табиблар 24 тапкыр чакыртылган, биредә 4 кеше зыян күргән.
Узган атна белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны авыру һәм бала табу очраклары хисабына 110-га кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләренә чакыртулар саны 9-га, янгыннарга – 3-кә, миокард инфарктына – 6-га, мидәге кан әйләнеше бозылу очракларына – 11-гә арткан. Бала табу очракларына чакыртулар саны 4-кә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.