Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2024, 14:13

Казанда медаль алуга якынча 1,2 мең унберенче сыйныф укучысы дәгъва кыла

Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 нче июньдә «Татнефть Арена»да узачак

Фото: Денис Гордийко

Быел «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә Казанның 1,2 мең унберенче сыйныф укучысы дәгъва кыла, бу аларның гомуми саныннан 21,3% ны тәшкил итә. Быелдан бүләк беренче һәм икенче дәрәҗәләргә ия. Кызыл аттестатны бер меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы алырга мөмкин. Бу хакта Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Быелдан башлап 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга беренче һәм икенче дәрәҗә медальләр тапшырылачак. Барлык фәннәр буенча «бик яхшы» йомгаклау билгеләренә ия булган, шулай ук рус теле һәм сайланган фәннәрнең берсе буенча БДИны кимендә 70 баллга тапшырган яки база дәрәҗәсендәге математика буенча имтиханда биш балл алган укучы беренче дәрәҗә медаль белән бүләкләнәчәк.

«Бик яхшы» билгеләре арасында бер яки ике «яхшы» билгесе булган чыгарылыш сыйныф укучысы икенче дәрәҗә медаль алачак. Шул ук вакытта аңа рус теленнән һәм сайланган фәннәрнең берсеннән имтиханны иң кимендә 60 баллга тапшырырга яки база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИда «бик яхшы» билгесе алырга кирәк булачак.

Шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсенең 28 нче июньдә «Татнефть Арена» мәйданчыгында узачагын да хәбәр итте.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.05.2024
Видеорепортаж
27.05.2024 12:43
2024 елда соңгы кыңгырау Казанның 20 мең укучысы өчен яңгырады
Барлык яңалыклар