Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2019, 14:10

Казанда Open Space Market мәйданчыгында үзмәшгуль гражданнар өчен лекторий узачак

Анда «Опора России» һәм ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы экспертлары катнашачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). 25-нче һәм 26-нчы майда «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Open Space Market фестивале узачак. Бу гомумтуклану, хезмәт күрсәтү һәм күңел ачу өлкәсендә креатив проектларны алга этәрү буенча иң зур төбәк мәйданчыгы. Үзмәшгуль гражданнар өчен фестивальдә актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәреләчәк.

Маркетның беренче көнендә, 25-нче майда, үзмәшгульләр өчен иң мөһим мәсьәләләр буенча лекторий һәм мастер-класслар узачак. Аларда «Опора России» Гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы һәм ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы экспертлары катнашачак. Лекцияләр белән Open Space Market Kazan директоры Юлия Турайханова, Shopping-China агентлыгына нигез салучы Егор Попов, эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил вәкиле Венера Камалова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, ярминкәдә үзмәшгульләр эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат белән стендлар урнаштырылачак. Теләүчеләр 29-нчы һәм 30-нчы июньдә Казанда Горки-Әмәт урманы территориясендә үтәчәк үзмәшгульләрнең масштаблы маркетына теркәлү үтә алачаклар.

Үзмәшгульләр өчен лекторий 15.00 сәгатьтә эшли башлаячак, дип хәбәр итә Икътисади үсеш комитеты.

Барлык яңалыклар

Казанда Open Space Market мәйданчыгында үзмәшгуль гражданнар өчен лекторий узачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). 25-нче һәм 26-нчы майда «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Open Space Market фестивале узачак. Бу гомумтуклану, хезмәт күрсәтү һәм күңел ачу өлкәсендә креатив проектларны алга этәрү буенча иң зур төбәк мәйданчыгы. Үзмәшгуль гражданнар өчен фестивальдә актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәреләчәк. </p> <p> Маркетның беренче көнендә, 25-нче майда, үзмәшгульләр өчен иң мөһим мәсьәләләр буенча лекторий һәм мастер-класслар узачак. Аларда «Опора России» Гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы һәм ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы экспертлары катнашачак. Лекцияләр белән Open Space Market Kazan директоры Юлия Турайханова, Shopping-China агентлыгына нигез салучы Егор Попов, эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил вәкиле Венера Камалова һәм башкалар чыгыш ясаячак. </p> <p> Моннан тыш, ярминкәдә үзмәшгульләр эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат белән стендлар урнаштырылачак. Теләүчеләр 29-нчы һәм 30-нчы июньдә Казанда Горки-Әмәт урманы территориясендә үтәчәк үзмәшгульләрнең масштаблы маркетына теркәлү үтә алачаклар. </p> <p> Үзмәшгульләр өчен лекторий 15.00 сәгатьтә эшли башлаячак, дип хәбәр итә Икътисади үсеш комитеты. </p>