«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе эшен якшәмбе, 27 октябрьгә кадәр озайттылар. Республика предприятиеләренең казанышларын ике мәйданчыкта күрергә була: ТР Дәүләт Советы каршындагы территориядә һәм парламент бинасында. Күргәзмә кунакларны Татарстанда җитештерелә торган продукция һәм техника белән таныштыра.

Биредә кунаклар автомобиль, авиация һәм сәнәгать техникасын, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе продуктларын, ИТ-җайланмаларны һәм башка экспонатларны күрә ала.

Урам мәйданчыгында авыр техника урнаштырылган. Биредә 13 предприятие үз казанышларын тәкъдир итте, алар арасында – «КАМАЗ», «Яшел Үзән суднолар төзү заводы», «РариТЭК», «РИАТ», «ЕЛАЗ», «Казаньсельмаш», «Аурус», «Соллерс», «Казан вертолет заводы», «МТЗ-Татарстан сәүдә-җитештерү компаниясе» ширкәтләре һәм башкалар. Парламент бинасында «Татшина», «Татлифт», ICL, «Таткабель», «Казанькомпрессормаш», «Эйдос» һәм башкалар.

Күргәзмәнең бер өлеше халык сәнгать кәсепләренә багышланган. Кунаклар татар киемнәре һәм бизәнү әйберләре белән таныша ала. Күргәзмәдә республиканың 50 гә якын предприятиесе катнаша.

Фәнни-сәнәгать экспозициясе 27 октябрьдә 18:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Күргәзмәне БРИКС саммиты кысаларында әзерләделәр.

2024-10-24T12:05:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.