В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концертка барлык теләүчеләрне чакыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). 26-нчы июльдә Казанда Кабан күле яр буеның йөзә торган сәхнәсендә Венгриядән килгән Berka ансамбле чыгыш ясаячак. Концертка барлык теләүчеләрне чакыралар.
Соңгы 10 елда ансамбльдә катнашучылар хәзерге Румыния территориясендә Венгрия милли азчылыгын тәшкил иткән чанго субэтник төркеменең җыр һәм бию мотивларын өйрәнәләр. Төркем репертуары әлеге дәүләтнең төрле төбәкләре музыкасын, шулай ук урта гасыр мотивларын үз эченә ала.
Концертның башлануы 18.30 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.