Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2022, 11:46

Казанда 2 нче номерлы ПАТПда иң яхшы автобус йөртүчене һәм кондукторны билгеләделәр

Финалга 42 хезмәткәр чыкты.

Фото: kazantransport.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче октябрь). Казанда «2 нче номерлы ПАТП» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды. Финалда 42 хезмәткәр: 12 кондуктор һәм 30 машина йөртүче көч сынашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Дарья Кашкарова иң яхшы автобус кондукторы булды. Хатын-кызлар арасында иң яхшы машина йөртүче дип Нина Чугунова танылды, ир-атлар арасында Владислав Симонов җиңде. Машина йөртүчеләрнең иң яхшы бригадиры исемен Наил Вәлиуллин алды. Конкурста катнашучыларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Иң яхшы кондуктор исеме өчен 11 хатын-кыз һәм 1 ир-ат көрәште. Аларга билет алырга һәм 3 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Беренчесе теоретик белемнәргә кагылды. Икенче сорауда конкурсантка автобуста штаттан тыш хәл килеп чыкса, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләргә тәкъдим ителде. Өченче сорау төрле шартларда пассажирга ярдәм күрсәтү кагыйдәләренә кагылды.

12 хатын-кыз һәм 18 ир-ат арасында иң яхшы автобус йөртүчесе билгеләнде. Теория этабында аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә сынадылар. Практик өлеш инде автобус руле артында үтте. Машина йөртүчеләр «крест», «бокс», «змейка» һ.б. кебек фигураларны башкарганда үзләренең машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр, дип хәбәр иттеләр ТР АТП ассоциациясендә.

Барлык яңалыклар