В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күнегүләр һәр чәршәмбе 7.00 сәгатьтә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Казанда Кабан күлендә иртәнге йөгерүләр башлана. Тренер җитәкчелегендә дәресләр һәр чәршәмбе 7.00 сәгатьтә узачак. Катнашучыларны җыю урыны - Камал театры янындагы палубада.
Тренировка гомуми разминка, йөгерүне үз эченә ала. Тренер шулай ук катнашучыларны дөрес йөгерү техникасына өйрәтәчәк, дип хәбәр ителә Кабан күленең социаль челтәрләрендә.
Эпидемологик вәзгыять аркасында тренировкага урыннар саны 20 кешегә кадәр чикләнгән. Катнашу өчен аккаунтта алдан язылу кирәк.