В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу электр утын планлы рәвештә сүндерүгә бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). Иртәгә, 19-нчы сентябрьдә, Казанда җәмәгать транспортының тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат таблолары эшләмәячәк. Бу электр утын планлы рәвештә сүндерүгә бәйле.
Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, транспорт килү вакыты мәгълүмат таблосында 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр күрсәтелмәячәк. Моннан тыш, шәһәрлеләр бу мәгълүматны вакытлыча Hubb һәм «Яндекс.Транспорт» кебек махсус мобиль кушымталардан карый алачак.
Табло һәм кушымталар электр энергиясе тапшырганнан соң үз эшләрен яңартачаклар.