В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу 13 нче августта триатлон буенча ярышлар һәм «Төнге велофест» уздыру белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
6:30 дан 11:00 гә кадәр 43 нче номерлы автобуслар Вишневский урамы – Н.Ершов урамы – Себер тракты – Халитов урамы – Х.Ямашев проспекты – Ф.Әмирхан урамы буенча хәрәкәт итәчәк, аннары – маршрут буенча;
54 нче номерлы автобуслар Татарстан урамы – Г.Тукай урамы – Б.Шаһиди урамы – Ташаяк урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы – Декабристлар урамы – Чистай урамы – Ф.Әмирхан урамы буенча хәрәкәт итәчәк, аннары – маршрут буенча.
Шул ук чорда Н.Ершов урамына таба юнәлештә 22 нче, 30 нчы, 89 нчы, 90 нчы номерлы автобуслар хәрәкәте схемасыннан «Лейтенант Шмидт урамы» тукталышы төшереп калдырылачак.
28а номерлы автобуслар 11:00 сәгатьтә йөри башлаячак.
21:30 дан 22:40 ка кадәр 22 нче, 28 нче, 89 нчы номерлы автобуслар К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы буенча хәрәкәт итәчәк, аннары – маршрутлар буенча;
22 нче, 28а, 89 нчы номерлы автобуслар кире юнәлештә Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы аша хәрәкәт итәчәк, аннары – маршрутлар буенча, дип хәбәр иттеләр Казанның Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, 13 нче августта Казанда триатлон буенча ярышлар уздыру сәбәпле Миллениум күпере һәм кайбер урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк, бу көнне ТР башкаласына Россиянең 20 төбәгеннән спортчылар җыелачак.
13 нче августтан 14 нче августка каршы төндә, «Төнге велофест» вакытында, шулай ук транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Велосипедчылар өчен чара 1 нче Май мәйданында башланачак. 17 км озынлыктагы маршрут шәһәрнең тарихи өлешен һәм елга буе районын колачлаячак.