Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.12.2025, 13:35

Казанда 41 махсус машина юлларны бозлавыктан эшкәртергә чыкты

Шәһәр предприятиеләре урам-юл челтәренең торышын даими күзәтеп тора

Тышкы төзекләндерү комитеты фотосы

Казанда 41 катнаш юл машинасы юлларны бозлавыктан арындыру эшенә җәлеп ителде. Хәзерге вакытта башкала урамнарында 379 эшче хезмәт күрсәтә. Шәһәр предприятиеләре урам-юл челтәренең торышын даими күзәтеп тора. Шуның нәтиҗәсендә, бозлавык барлыкка килүнең беренче билгеләре сизелә башлауга махсус техника урамнарга чыгып, бозлавыкка каршы материал сибә башлый.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, иртәгә кар көтелә. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Җил – көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, аяз вакытта -12 градус түбән төшәчәк. Көндез -1...-6 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

Казанның Төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, шәһәр халкы юлларның торышы турындагы мәгълүматны @kznhelpbot телеграм-боты яисә +7(843)222-72-22 телефон номеры аша җиткерә ала.

Алдарак кыш көннәрендә Казанда юлларны карап тоту өчен дүрт подряд оешмасы паркыннан барлыгы 577 берәмлек махсус кар чистарту техникасы һәм 28 берәмлек өстәмә җайланма җәлеп ителәчәге хакында хәбәр ителгән иде.

Хәзерге вакытта Казан складларында 8 мең тоннага якын реагент бар. Тагын 12,5 мең тонна сатып алырга ниятлиләр. Агымдагы исәпләүләр буенча, әлеге күләмдәге материал 2026 елның мартына кадәр юлларны кышкы карап тотуны тәэмин итү өчен җитәргә тиеш.

Барлык яңалыклар