В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Участокларда электр кабельләре һәм элемтә кабельләре трассалары урнаштырылачак
Казанда берничә урамда транспорт хәрәкәте 2,5 айга чикләнәчәк. Участокларда электр кабельләре һәм элемтә кабельләре трассалары урнаштырылачак.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 27 нче июньнән 12 нче сентябрьгә кадәр түбәндәге участокларда хәрәкәт чикләнәчәк:
Восстание урамы (Восстание урамы 80 нче бина районында);
Восстание һәм Васильченко урамнары (Васильченко исемендәге сквер районында);
Восстание урамы (87 нче а йорты янында);
Коләхмәтов урамы (Восстание урамы 87 нче торак йорт территориясе янында);
Коләхмәтов урамы (Восстание урамындагы 83 нче бина районында);
Шамил Усманов урамы (Восстание урамындагы 83 нче а бинасы районында);
Шамил Усманов урамы (Коләхмәтов урамындагы 35 нче торак йорт янында).