Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2018, 10:26

Казанда Кабан күле яр буенда мәшһүр татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәл ачылды

Тантанада ТР Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе, Казан Мэры, Татарстан мөфтие катнаштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь).Бүген Казанның Кабан күле яр буенда мәшһүр татар дин эшлеклесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәл ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелганнарны Мәүлид ән Нәби – Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган көн белән котлады. “Бу көнне без татар халкының бөек улы – дин галиме һәм фәйләсүф Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәл ачабыз. Ул үз хезмәтләре белән татар халкы мәгърифәтенә зур өлеш керткән. Бу проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәтемне җиткерәсем килә”, - дип белдерде ТР Президенты.

Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләп үткәнчә, Шиһабетдин Мәрҗәни – хезмәтләре бик озак еллар өйрәнеләчәк бөтен дөньяга мәгълүм эшлекле. “Шиһабетдин Мәрҗәни – безнең горурлыгыбыз, халкыбызның байлыгы. Аның турында күбрәк сөйләргә, кешеләрне аның күпкырлы эшчәнлегенең бөтен яклары, тарихка керткән өлеше белән таныштырырга кирәк. Бу бигрәк тә һәрдаим Казанга килеп торучы туристлар агымы арткан көннәрдә актуаль”, - диде ул.

Сын Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында куелды. Һәйкәл бөек татар скульпторы Баки Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән. Плитәләренә дин галименең “Хакыйкать һәм туры юл бар нәрсәләрдән өстен” дигән сүзләре язылган.

Фоторепортаж
Кабан күле яр буенда Шиһабетдин Мәрҗәнигә һәйкәл ачылды, 20.11.2018
Барлык яңалыклар