В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук өлешчә хәрәкәтне Универсиада проспекты, Щербаков тыкрыгы һәм Тихомирнов урамы буенча ябачаклар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Казанда 9-нчы июньнән 7-нче июльгә кадәр Оренбург тракты, Универсиада проспекты, Тихомирнов урамы һәм Щербаков тыкрыгы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен чикләячәкләр. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Хәрәкәт түбәндәге адреслар буенча чикләнгән булачак:
Оренбург тракты буенча – 144б номерлы йорттан Танк урамына кадәр участокта;
Универсиада проспекты буенча – Танк урамыннан Вишневский урамына кадәр участокта;
Тихомиров урамы буенча – Вишневский урамыннан алып Ульянов-Ленин урамына кадәрге участокта;
Щербаков тыкрыгы буенча – Ульянов-Ленин урамыннан алып Бутлеров урамына кадәр участокта.
Чикләүләр юлларны ремонтлау белән бәйле.