В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылыүткәргечне реконструкцияләү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). 28 июльдән 31 августка кадәр Казанда Кече Кызыл урам хәрәкәт өчен этаплап ябыла.
28 июльдән 6 августка кадәр – Адамюк урамыннан Бассейн урамына кадәр, 8 августтан 12 августка кадәр – Кече Кызыл урамының Бассейн урамы белән киселеше урынында, 13 августтан 31 августка кадәр Бассейн урамыннан Зур Кызыл урамына кадәр аралыкта транспорт хәрәкәте ябыла.
Юл ябылу җылыүткәргечне реконструкцияләү белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.