Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2020, 13:22

Казанда маршрутларга гомуми күчмә составның 50%-ы чыга: 335 автобус, 42 трамвай һәм 80 троллейбус

Казан линияләрендә җәмәгать транспорты берәмлекләре саны 15 %-ка артты.

Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Зилә Гайфи). Казан линияләрендә җәмәгать транспорты берәмлекләре саны 15 %-ка артты. Бүген маршрутларга 335 автобус, 42 трамвай һәм 80 троллейбус чыга, бу гомуми күчмә составның 50%-ын тәшкил итә. Шул ук вакытта пассажирлар агымы 24% дәрәҗәсендә саклана. Коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда транспорт эше турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде. Киңәшмәне Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.

Илдар Шакиров сүзләренә караганда, Казанда 13-нче апрельдән система барлыкка китерүче кайбер предприятиеләр эшен торгызган, бу хәрәкәтнең интенсив күрсәткечләрендә һәм пассажир агымында чагылган. «Узган атна белән чагыштырганда шәхси транспорт хәрәкәтенең интенсивлыгы 2%-ка артты. Пассажирлар агымы 4%-ка арткан очракта җәмәгать транспортыннан файдаланучылар саны, үзизоляция режимы кертелгәнгә кадәр гадәти көннәрдә булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, 24% тәшкил итте», - дип китерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары саннарны. Чикләү чаралары кертелгән беренче көннәрдә линияләрдә 35% күчмә состав булган, пассажирлар агымының аз гына үсеше белән маршрутларга чыгарылышны 50%-ка кадәр арттырганнар.

И.Шакиров хәбәр иткәнчә, барлык транспорт предприятиеләрендә профилактик чаралар дәвам итә: линиядә чыга торган күчмә составның дезинфекция чаралары белән эшкәртү, салоннарны җилләтү, хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү. Салоннарда саклык битлекләрен һәм перчатка кию мөмкинлекләре буенча үтенечләр белән пассажирларга белешмәлекләр урнаштырганнар. «Без эре предприятиеләрнең җитәкчеләренә уңайлы эш графигын кертү мөмкинлеген карагыз дип мөрәҗәгать иттек», - дип өстәде ул.

Илсур Метшин шәһәр халкына транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләсен даими контрольдә тотарга кушты, берничә төп предприятие үз эшләрен дәвам итә, дип билгеләп үтте. «Без берничә сәнәгать предприятиесендә булдык, эшнең ничек оештырылуын, үткәрү системасының ничек эшләвен, дезинфекция чараларының ничек кулланылуын һәм туклануның ничек оештырылуын күрдек. Бездә күбрәк предприятиеләр, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, хәзерге шартларда эшләргә әзерлек турында белдерәләр. Транспорт берәмлекләре саны тукталышларда ыгы-зыгы булмасын өчен оптималь булырга тиеш», - диде шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышы, 20.04.2020
Видеорепортаж
20.04.2020 11:16
Казан мәктәпләре укучылары бушлай азык-төлек җыелмаларының икенче партиясен ала башлады
Барлык яңалыклар