Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.00 сәгатьтә башлана, гает намазы - 4.30 сәгатьтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). 11-нче августта мөселманнар төп бәйрәмнәрнең берсен - Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр. Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.00 сәгатьтә башлана, гает намазы - 4.30 сәгатьтә. Намаздан соң корбан чалу була, ул махсус билгеләнгән 18 урында өч көн дәвам итәчәк.
Корбан бәйрәме көнендә мохтаҗлар өчен корбан ите таратуны ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды гамәлгә ашырачак.
Оешма шулай ук корбан чалуга гаризалар кабул итә. Теләге булган һәркем фондтан сарык сатып ала һәм итне аз керемле, инвалид булган, авыр хәлгә эләккән кешеләргә, ятимнәргә тапшыра ала. Моннан тыш, фондта корбан чалу процедурасы буенча квалификацияле белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 225-33-22 телефон номеры буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.